В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәрес 19.00 сәгатьтә башлана, катнашучылар саны чикләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). 17-нче июль кичендә Кабан күле яр буенда казанлылар кизомба бии алачак. Дәрес «Яшел фитнес» проекты кысаларында узачак.
Кизомба - ул африка ритмнары астына башкарыла торган хисле, романтик парлы бию. Бию дәресе разминкадан башлана, шуннан соң тренер кизомба хәрәкәтен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Шәһәр халкы дәрескә партнерлар белән килә ала.
Дәрес 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Кабан күле яр буеның Instagram-аккаунтында. Алдан ук сылтама буенча теркәлү узарга кирәк, бию дәресендә 20-дән артык кеше катнаша алачак.