Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2019, 17:32

Кабан күле яр буенда казанлыларга экологик яшәү рәвеше турында сөйләячәкләр

«КультТорг» чарасында шәһәр халкы макулатура һәм пластикны эшкәртүгә тапшыра, шулай ук викторинада катнаша ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). 10-нчы августта Казанда, Кабан күле яр буенда экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «КультТорг» чарасы узачак. Яр буенда икенчел чимал җыю оештырылачак һәм кием җитештерүнең әйләнә-тирәлеккә йогынтысына багышланган тематик викторина үткәреләчәк.

Викторина 19.00 сәгатьтә башлана, уен барышында катнашучылар файдалы мәгълүмат, ә иң алга киткәннәр – экологик бүләкләр алачак.

16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр чара мәйданчыгында икенчел чимал кабул ителәчәк. Шәһәр халкы макулатура, «1», «2», «4» маркировкалы пластик шешәләр, алюминий һәм калай банкалар, пластик карталар, теш щеткалары, касса тасмаларыннан чөйләр, трубкалар, вак эшкә яраксыз техника, «Велоигелек» проекты өчен ватык велосипедлар, экосумкалар тегү өчен йон, тукыма һәм зонтиклар, пластик шешәләрдән капкачлар тапшыра алачак.

Чарада пыяла, йомшак пластик, «1» маркировкалы ПЭТ-контейнерлар, «5» һәм «6» маркировкалы каты пластик, кием-салым, «тетра пак» төргәкләре, уенчыклар, батарейкалар һәм дисклар кабул ителмәячәк.

Икенчел чималны кабул итү зонасында барлык теләүчеләр калдыкларны аралау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачаклар, дип хәбәр ителә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «ЭкоЛогично» төркемендә.

Барлык яңалыклар