В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экскурсияне орнитолог София Хохлачева үткәрә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). Казанда орнитолог белән Кабан күле яр буенда түләүсез экскурсия узачак. Анда яшәүчеләр шәһәр кошларына ничек зыян китермәскә икәнлеген беләчәкләр.
Экскурсияне орнитолог, Россия кошларны саклау берлеге әгъзасы София Хохлачева үткәрәчәк. Ул кошларны күзәтү өчен кайдан эзләргә һәм моның өчен нәрсә кирәклеге турында сөйләячәк. Моннан тыш, очрашуда катнашучылар белгечтән яңа гына оча башлаган кошлар, оялау һәм балалар чыгарган вакытта кошларга ничек комачауламаска, ояга юлыккан очракта нишләргә кирәклеген беләчәкләр.
Сәяхәт 7 нче июльдә 19:00 сәгатьтә була. Экскурсия фиточистарту корылмалары каскадыннан (ориентир – Һади Такташ ур., 54а адресы буенча ресторан бинасы) башлана, катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.