Трибьют-концертны Yummy Music лейблы артистлары тәкъдим итәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Иҗат кичәсе 19:00 сәгатьтә башлана, әлеге вакытта диджей Malsi Music махсус сет белән чыгыш ясаячак. 20:00 сәгатьтә сәхнәгә Yummy Music Band чыгачак. Алар составында Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразыев һәм Эльвира Мифтахова бар. Коллективның беренче синглын – «Керфекләрең синең нигә кара» дигән халык җырын – музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин. Эшнең үзенчәлеге шунда ки, ул бер дубльдан яздырылган.
Концерт Г.Камал театры ягыннан төшү урынында башлана, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.