Катнашу өчен гаризалар 19 нчы июльгә кадәр кабул ителә
Казанда сценарий авторлары өчен ябык лабораториядә катнашуга гаризалар кабул итә башладылар. Ул 23 нче июльдән 28 нче июльгә кадәр Кабан күле яры буенда эшләячәк.
Катнашу өчен гаризаларны 19 нчы июльгә кадәр кабул итәләр. Дәресләрнең нәтиҗәсе булып, өй һәм Кабан күле темасына язылган кыска метражлы сценарий торачак. Аны биш сайлап алынган сценарий авторы язачак. Аннан соң ролик төшереп, аны монтажлаячаклар һәм 30 нчы августта җәмәгать киңлегендә күрсәтеп фикер алышачаклар.
«Дәресләр һәм ролик төшерү процессы белән режиссер һәм сценарийлар авторы Теймур Ибраһимов җитәкчелек итәчәк», – дип хәбәр ителә «Кабан күле» телеграм- каналында.