В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аны эшләтеп җибәрү хөрмәтенә Мәктәп волейбол лигасының җәйге кубогы матчлары узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Бүген, 27-нче июльдә, Казансу елгасы буенда «Территория Z» волейбол мәйданчыгы ачыла. Аны эшләтеп җибәрү хөрмәтенә 14-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Мәктәп волейбол лигасының җәйге кубогы матчлары узачак.
Казанлылар ярышларны карау белән беррәттән аларда катнаша да алачак. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен конкурслар һәм уйнатулар оештырылачак.
Җәйге волейбол мәйданчыгы «Урам» экстрим-паркы янында, футбол кыры артында урнашкан. Чара 15:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте.