Кино кичәсе бүген 20:00 сәгатьтә була.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). Бүген Казанда Кабан күле яр буенда кино кичәсе узачак – тамашачыларга режиссер Алла Сурикованың «Человек с бульвара Капуцинов» фильмы күрсәтеләчәк. Эшне кино белгече һәм тәнкыйтьче Адилә Хәйбуллина тәкъдим итәчәк.
Кинокартинаның төп рольләрендә совет халык артистлары Андрей Миронов, Олег Табаков, Михаил Боярский, Наталья Крачковская һәм башкалар төшкән. Сюжет буенча, кыргый Көнбатышның ковбой шәһәрчекләренең берсендә аның традицион рәвеше белән киноның тыныч миссионеры мистер Фест пәйда була. Элек күрелмәгән «синема» ковбойларның тормыш рәвешен, гореф-гадәтләрен танымаслык дәрәҗәдә үзгәртә. Соңрак мистер Фест куылачак, әмма шәһәрдә яшәүчеләр өчен тормыш беркайчан да элеккечә булмаячак, чөнки алар кино сәнгате турында белә.
Фильмның озынлыгы 1 сәгать 39 минут тәшкил итәчәк. Кино күрсәтүгә 12 яшьтән алып барлык теләүчеләрне чакыралар. Чара 20:00 сәгатьтә Камал исемендәге театр каршындагы баскыч янындагы мәйданчыкта башлана. Керү ирекле, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдәге Кабан күлене битендә.