Куелыш танылган кешеләрнең шәһәр турындагы истәлекләренә нигезләнеп әзерләнгән һәм музыка һәм бию белән үрелеп бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). 17-нче сентябрьдә Казанда Кабан күле яр буенда «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе «Ускользающий город» перформансын күрсәтәчәк. Ул танылган кешеләрнең шәһәр турындагы истәлекләренә нигезләнеп әзерләнгән. Куелыш музыка һәм бию белән озатылачак.
Перформанс 18.00 сәгатьтә башлана. Чара «Добро на юге» үзиреклеләр округ форумы кысаларында узачак, дип хәбәр иттеләр студиядә.
«Э-моция» иҗади инклюзив студиясе - 2018 елда Халыкара инклюзив тәҗрибәләр конурсында (Грузия) «Иң яхшы иҗади инклюзив коллектив» номинациясендә, «Казанның кече театрлары» телевизион конкурсында, «Россия үзиреклесе - 2019» бөтенроссия конкурсында җиңүче.