Кино куелышы 3-нче августка планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). 3-нче августта Казанда Кабан күле яр буенда ачык һавада чираттагы кино куелышы узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары режиссер Ксения Баскакованың «Кош» фильмын карый алачак.
Картина дуслык, мәхәббәт, ялгызлык һәм музыка турында сөйли. Сюжет буенча җәнҗаллы танылу алган рок-музыкант Олег Птицын клиникада дәвалана. Анда аңа дус булырга теләп, яшүсмер кыз тагыла, ул бөтен кешене кимсетеп йөри – аны хәтта әнисе дә тыңлата алмый. Музыкант белән кыз арасында дуслык бәйләнә һәм очраклы очрашу икесенең дә язмышларын үзгәртә.
Фильмда төп рольләрне Иван Охлобыстин, Гарик Сукачев, Евдокия Малевская һәм башкалар башкара.
Киносеанс яхшы һава торышы булган очракта, 21.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.