Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.08.2021, 10:04

Кабан яр буенда һәм Горький исемендәге паркта фламенко һәм татар халык биюе буенча мастер-класслар узачак

Дәресләр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар телендә үткәреләчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Казанның җәмәгать киңлекләрендә фламенко, стретчинг һәм татар халык биюе буенча мастер-класслар узачак. Дәресләр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар телендә үткәреләчәк.

5-нче августта Кабан күле буенда, йөзмә сәхнә янында, фламенко буенча мастер-класс узачак. Испан биюе буенча дәресне фламенко башкаручы, укытучы, El Deseo фламенко мәктәбе җитәкчесе Гөлсинә Галимуллина үткәрәчәк.

Тагын бер бию мастер-классы 19-нчы августта Горький исемендәге паркта узачак. Дәресләрдә казанлылар традицион татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнә алачак. Мастер-классны «Казан» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова коллектив катнашучылары белән бергә үткәрәчәк.

25-нче августта «Черек күл» паркында стретчинг буенча дәрес узачак. Казанлыларга сыгылмалылыкны үстерүгә һәм мускулларны ныгытуга юнәлтелгән күнегүләр комплексы тәкъдим итәчәкләр. Дәресне тренер Ләйсән Бикмуллина үткәрәчәк. Җыелу урыны – парк амфитеатры янында.

Барлык дәресләрнең башлануы 19:00 сәгатькә планлаштырылган, катнашу бушлай, дип хәбәр ителә Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрдәге битендә.

Искәртеп узабыз, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан паркларында һәм скверларында татар телендә хореографик һәм спорт дәресләре уздырыла. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәй буе дәвам итәчәк.

Барлык яңалыклар