Артистлар заманча композиторларның әсәрләрен башкарачак һәм музыка уку йортларында тәрбияләнүчеләр өчен бушлай мастер-класслар бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Казанда сигезенче тапкыр L'arte del arco Халыкара музыка фестивале узачак, анда бөтен илдән солистлар катнашачак.
Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - La Primavera Казан камера оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов. Ул төрле илләрдән кыллы уен коралларында уйнаучы иң яхшы башкаручыларны чакырды. Әйтик, Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсендә Разван Стойка (Румыния – Нидерланд) һәм аның укытучысы Шломо Минц (Израиль), шулай ук Тим Клипхаус (Нидерланд), Йохана Рериг (Германия), Кристин Раух (Германия), россиялеләр Борис Андрианов, Артем Чирков һәм Сергей Поспелов катнашында концертлар узачак. Артистлар заманча композиторларның әсәрләрен башкарачак, шул исәптән берничә премьера да яңгыраячак.
Казаннан тыш концертлар Түбән Камада һәм Яр Чаллыда да узачак. Моннан тыш, фестиваль көннәрендә чакырылган йолдызлар республика башкаласының музыка уку йортларында тәрбияләнүчеләр өчен бушлай мастер-класслар бирәчәкләр.
L'arte del arco фестивале Казанда 16-нчы мартта старт ала һәм 22-нче мартка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә La Primavera Казан камера оркестры матбугат хезмәте. Программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.