В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа үрнәктәге «Түләүле парковка» һәм «Инвалидлар өчен парковка» уртак билгеләре урнаштырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Казанның муниципаль парковкаларында «Түләүле парковка» һәм «Инвалидлар өчен парковка» кебек яңа үрнәктәге уртак билгеләр барлыкка килде.
Берләштерелгән юл билгеләрен урнаштыру аларның гомуми санын киметергә, визуаль кабул итүне җиңеләйтергә һәм бюджет акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлаттылар Транспорт комитетында.
2019 елда 58398 - 2019 милли ГОСТы үз көченә керде, ул яңа юл билгеләрне, шул исәптән кечерәйтелгән зурлыкта, урнаштыруны күздә тота. Алар белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Ел башыннан Казанда барлыгы 1471 юл билгесе алмаштырылган, 4246 билге ремонтланган. Рөхсәтсез рекламадан 7194 юл билгесе чистартылган.