Камералар номерларын машиналарыннан салдырып, парковка киңлеген алып торган намуссыз машина хуҗаларын җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Казанда тест режимында муниципаль парковкаларда дәүләт номерларын фотога төшерүнең яңа комплексларын урнаштыра башладылар. Алар машинаны парковкага кую процессы вакытында автомобильләрнең номерларын күзәтергә мөмкинлек бирә – машина йөртүче машина кую урынын түләмәс өчен дәүләт теркәү билгесен капларга яки салдырырга өлгергәнче. Бүгенге көндә тест режимында узган елның декабрь азагыннан бирле эшләүче җайланмалар 8 хокук бозуны ачыкларга мөмкинлек бирде.
Соңгы вакытта Казанда муниципаль паркингларның йөкләнеше сизелерлек артты, шул ук вакытта машина йөртүчеләрнең үз автомобильләреннән дәүләт номерларын алу очраклары да ешайды. Намуссыз автомобиль хуҗалары юлларда йөрү уңайлыгын киметеп һәм башка машина йөртүчеләр өчен уңайсызлыклар тудырып, номерсыз машиналарын көн буена калдыралар, дип билгеләп үтә белгечләр. Бу проблеманы хәл итү өчен шәһәр паркинг киңлеге оешмасының контроль хезмәте даими рәвештә номерларны чистарту эшен башкара, шуннан соң аларны күчерелмә портатив комплекслар ярдәмендә теркәп бара. Мондый автомобильләр хуҗалары административ җаваплылыкка тартыла. Узган ел гына да контроль хезмәт тарафыннан 15,5 меңнән артык шундый очрак бетерелде.
Бүген хокук бозучыларга каршы көрәш өчен башка чаралар да куллана башладылар. Әйтик, узган елның декабрь ахырында муниципаль паркингларның бер участогында эксперимент сыйфатында фотофиксациянең стационар комплексларын (белгородның «Мәгълүмати технологияләр фабрикасы» җитештергән «Сова-М» һәм «Ангелы ай ти» дип аталган Воронеж компаниясе җитештергән «Страж») урнаштырдылар. Әлеге комплекслар номерны автомобиль стоянкада булган вакытта гына түгел, ә машина кую вакытында да теркәргә мөмкинлек бирә – йөртүче дәүләт теркәү билгесен капларга яки төшерергә өлгергәнче. Белгечләр фикеренчә, бу чара муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп торуның нәтиҗәлелеген арттыра.
Бүгенге көндә 8 шундый хокук бозу очрагы ачыкланган, автомобильләр хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту эше алып барыла.
«Технология әле яңа һәм беренче тапкыр тест уза, комплекслар җитештерүчеләрнең төп бурычлары – нейрон челтәрләрен укыту, кулланыла торган алгоритмнарның нәтиҗәлелеген арттыру. Шулай ук хокук бозуларның теркәлгән фактларының санын һәм төгәллеген арттыру максаты да бар «, – дип аңлаттылар транспорт буенча комитетта.
Эксперимент 2021 елның 1-нче маена кадәр үткәреләчәк. Фотовидеофиксация стационар комплексларын тестлау нәтиҗәләре буенча аларны киләчәктә куллануның максатка ярашлы булуы турында карар кабул ителәчәк.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Казанда урам-юл челтәре буйлап муниципаль парковка урыннары саны 134 участокта 4300-дән артык.