В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Медиклар бригадалары барлыгы 7,4 меңнән артык ярдәмгә барган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Иң күп чакырулар, 6477 тапкыр, табибларга төрле авырулар аркасында килгән. 107 чакыруның сәбәбе – баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, ә 42 сенеке – миокард инфаркты. Табиблар бала таптыру очракларына 71 тапкыр чыкканнар.
Табиблар бәхетсезлек очракларына 935 тапкыр барган. Юл-транспорт һәлакәтләреннән 42 шалтырату килгән. Аварияләрдә 38 кеше зыян күрә, шуларның 23 е дәвалау учреждениеләренә китерелә. Янгынга табиблар 9 тапкыр чыга, аларда 1 кеше зыян күрә.
Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 188 гә артты, чөнки авырулар һәм бала табу буенча чакырулар күбрәк булды, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.