В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18 мартта вакансияләр ярминкәсе Яңа Савин районының мәшгульлек үзәгендә дә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). 18-нче мартта Казанның Вахитов районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак. Ярминкәгә килүчеләр «Метроэлектротранс» МУП, «Комфортел» АҖ, «Электроприбор» Казан заводы ААҖ, «Горводзеленхоз» тресты МУП, «Водоканал» МУП, «Казан төгәл машина төзелеше заводы» ФКП вәкилләре белән очрашачаклар.
Дәгъвачылар шәһәр предприятиеләрендәге буш эш урыннары турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре, пенсия формалаштыру, дәүләт гарантияләре буенча киңәшләшә алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 9.00-дан 11.00-гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Качалов ур., 77. Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтеләчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 277-40-51, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.
Исегезгә төшерәбез, бу көнне вакансияләр ярминкәсе Яңа Савин районының мәшгульлек үзәгендә дә узачак. Килүчеләрне 10.00-нан 13.00-гә кадәр түбәндәге адрес буенча көтәчәкләр: Гаврилов ур., 77.