Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2022, 16:50

«Астра» халыкара иллюстрация фестивалендә Казан рәссамнарының иң яхшы эшләре сайлап алыначак

Җиңүче проектлар «Мәскәү» мәдәни үзәге күргәзмәсендә һәм маркетта тәкъдим ителәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы апрель). Казанда «Астра» халыкара иллюстрацияләр фестивале узачак, аның кысаларында акчалата призлар һәм белем бирү чаралары үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 16-40 яшьлек рәссамнардан кабул ителә. Заявканы 10 нчы июньгә кадәр сылтама буенча тутырырга һәм проектны җибәрергә мөмкин. Тулырак шартлар белән Telegram-каналда танышырга була.

Фестивальдә дүрт номинациядә иң яхшы эшләр сайлап алыначак: иң яхшы китап иллюстрациясе, массакүләм-мәгълүмат чараларындагы иң яхшы иллюстрацияле материал, иң яхшы коммерция иллюстрациясе, иң яхшы автор проекты.

Конкурс программасында җиңүчеләр 15 әр мең сум акча алачак. Лонг-листка кертелгән проектлар «Мәскәү» мәдәни үзәгендәге күргәзмәдә һәм фестиваль маркетында тәкъдим ителәчәк.

Кунаклар өчен ачык программа әзерләнгән. Тамашачылар иллюстрацияләр буенча остханәләрдә, күргәзмә-ярминкәләрдә, нәшриятлар белән әңгәмәләрдә һәм лекцияләрдә, зин лабораторияләрендә (иҗади интенсивларда, аларда катнашучылар һәвәскәрләрнең аз тиражлы басмаларының мәдәнияте һәм эстетикасы белән танышачаклар) катнаша ала. Рәссамнарның фестиваль экспертларына портфолиоларын тәкъдим итү мөмкинлеге булачак.

«Астра» халыкара иллюстрацияләр фестивале Казанда 27 нче һәм 28 нче августта «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узачак. Чараның максаты – заманча иллюстрацияләр һәм яшь рәссамнарның иҗади остаханәләрен тәкъдир итү, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар