Бәйгегә Россиянең өч шәһәреннән 12 һәм чит илләрдән 3 гариза кабул ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль, Ксения Швецова). 4-6 октябрьдә Казанда Мәскәү Архитекторлары союзы һәм ТР Архитекторлары союзы оештырган “Эко-Дулкын” халыкара архитектура фестивале үтәчәк. Фестиваль кысаларында Елга портыннан Адмирал бистәсенә кадәр Идел елгасының яр буе концепциясен эшләү буенча бәйге үтәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин профессиональ җәмәгатьчелеккә бәйге турында мөмкин кадәр күбрәк игълан итәргә чакырды. Бәйгегә Россиянең өч шәһәреннән 12 һәм чит илләрдән – Кытай, Индонезия һәм Англия – 3 гариза кабул ителгән инде.
Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева хәбәр иткәнчә, бәйге проектлаучылар алдында берничә бурыч куя: яр буе территориясен реабилитацияләү, җәмәгать киңлекләрен тулыландыру, сыйфатлы иҗтимагый мәдәни-ял итү һәм спорт мохите булдыру; су туризмын үстерү, актив яшәү рәвешен пропагандалау һ.б. Бәйге эшләре профессиональ жюри тарафыннан бәяләнәчәк, бәйгедә җиңүчеләр өчен акчалата премияләр каралган.
Фестивальнең өч көне бәйге, эшлекле һәм күргәзмә программаларыннан һәм спорт ярышларыннан тора. Программа 4 октябрьдә “Смена” заманча мәдәният үзәгендә узачак. Биредә бәйге эшләренең Идел елгасы борылмасында Казанның шәһәр функцияләрен активлаштыру” күргәзмәсе узачак. Икенче көнне, 5 октябрьдә, “Идел елгасының яр буе территорияләрен реновацияләү проблемалары” исемле фәнни-гамәли конференцияясе узачак.
Моннан кала, фестиваль көннәрендә кунаклар өчен экскурсияләр каралган, спорт чаралары уздыру планлаштырыла. Фестиваль программасы 6 октябрьдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамлана.
“Бу фестиваль кызыклы чара булачак, ул шәһәребезгә архитектура һәм урбанистика өлкәләрендә эшләүче иң яхшы белгечләрне җәлеп итәчәк. Казан елдан-ел, мин хыялланганча, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә танылган башкала булу вакытына якынлаша”, - дип саный Т.Прокофьева.
“Шәһәр мәсьәләләрен чишүдә архитектур җәмәгатьчелекне җәлеп итүне хуплыйбыз. Бәйгедә архитектураның иң яхшы көчләре катнашыр, дип өметләнәм, - диде И.Метшин. – Әлеге проектка зур өметләр баглыйбыз. Чынлыкта, Идел безнең өчен иң зур казаныш, ләкин республика программалары ярдәмендә без Казанда күрергә күнеккән ял буйлары аның әлегә юк. Әлеге мәсьәләдә алга китәрбез, дип өметләнәм”.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 17 августка кадәр кабул ителәчәк, бәйге нигезләмәләре, бурычлары белән ecobereg.ru сайтында танышырга мөмкин.