Акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала, үсентеләр һәм инвентарьны оештыручылар бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Акция 11:30 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Гаврилов һәм Чуйков урамнары чатындагы шлагбаум янында, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.
Оештыручылар җылы киенергә, үзегез белән термос, яңгыр курткасы яки кулчатыр алырга киңәш итә.
Акция «Яшел яңарыш» экоагарту берлеге, «Дөнья яшьләре клубы», «Казан Швейцариясен Яклау» җәмгыяте һәм ТР Яшьләр хөкүмәте тарафыннан оештырылды.
«Савин» паркы Казансу елгасының кабул ителгән үсеш стратегиясе кысаларында төзеләчәк 12 паркның берсе булачак. Парк 92 гектарны биләячәк. Территорияне төзекләндергәндә сакчыл проект карарлары кабул ителәчәк.