Теләүчеләр стационар төзелешен дәвам итүгә акча иганә итә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). 19-нче сентябрьдә Бертуган Батталовлар урамындагы икенче Казан хосписы төзелеше урынында «Бәхет төзүче тәңкә» акциясе узачак.
Махсус җиһазландырылган мәйданчыкта төзелешне күзәтеп кенә калмыйча, «бәхет булдыруга» акча да калдырырга мөмкин булачак.
Мәйданчыкта шулай ук стационар төзелешен дәвам итүгә акча җыю өчен куб-туплаучылар урнаштырылачак, дип хәбәр итә Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондының матбугат хезмәте.
Акция 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда икенче хоспис төзелеше дәвам итә. Анда паллиатив ярдәмгә һәм социаль тәрбиягә мохтаҗ кешеләр өчен 60 ятак исәпләнгән өлкәннәр бүлеге урнашачак.