Электричкалар гамәлдәге җәдвәл буенча йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
29 нчы апрельдән 10 нчы майга кадәр йөриячәк 6924/6934 нче номерлы Казан – Кизнер – Ижевск поезды 8 вагоннан торачак.
29 нчы апрельдән 10 нчы майга кадәр йөриячәк 6935/6925 нче номерлы Ижевск – Кизнер – Казан поезды 8 вагоннан торачак.
29 нчы апрельдән 9 нчы майга кадәр йөриячәк 6926/6936 нчы номерлы Казан – Кизнер – Ижевск поезды 8 вагоннан торачак.
30 нчы апрельдән 10 нчы майга кадәр йөриячәк 6933/6923 нче номерлы Ижевск – Кизнер – Казан поезды 8 вагоннан торачак.
1 нче һәм 8 нче майда йөриячәк 6422 нче һәм 6427 нче номерлы Казан – Сосновка – Казан поездлары 4 вагоннан торачак.
30 нчы апрельдә, 3 нче, 7 нче, 10 нчы майда йөриячәк 6422 нче һәм 6427 нче номерлы Казан – Сосновка – Казан поездлары 6 вагоннан торачак.
30 нчы апрельдә һәм 7 нче майда йөриячәк 6424 нче һәм 6429 нчы номерлы Казан – Сосновка – Казан поездлары 4 вагоннан торачак.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча, транспорт компаниясе сайтында, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, пассажирлар саны арту сәбәпле, шәһәр яны поездлары җәйге җәдвәл буенча йөри башлады.