Санкт-Петербург һәм Екатеринбург юнәлешләре дә көчәйтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). 26-нчы апрельдән 12-нче майга кадәр Казаннан өстәмә поездлар йөриячәк. Алар иң соралган юнәлешләр буенча – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургка юл тотачак.
Өстәмә рейслар Казанны Мәскәү белән тоташтырачак:
205/206-нче номерлы Казан–Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 25, 28, 29-нчы апрельдә , 4, 5, 7, 11, 12-нче май көннәрендә 22.30 сәгатьтә кузгалачак һәм Мәскәүгә киләсе тәүлектә 12.15 сәгатьтә киләчәк. Мәскәүдән поезд 27, 30-нчы апрельдә , 1, 6, 7, 9, 13, 14-нче май көннәрендә 01.30 сәгатьтә кузгалачак һәм Казанга 15.47 сәгатьтә киләчәк.
215/216-нчы номерлы Казан–Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 29 һәм 30-нчы апрельдә 07.08 сәгатьтә кузгалып, Мәскәүгә 21.29 сәгатьтә киләчәк. Мәскәүдән 30-нчы апрельдә һәм 1-нче майда 02.30 сәгатьтә китә һәм Казанга 17.40 сәгатьтә килә.
295/296-нчы Казан–Мәскәү поезды ТР башкаласыннан 29-нчы апрельдә һәм 11-нче майда 23.00 сәгатьтә китә, Мәскәүгә киләсе тәүлектә 12.35 сәгатьтә килә. Мәскәүдән 1-нче майда 03.20 сәгатьтә кузгалып, Казанга 18.50 сәгатьтә килә.
275/276-нчы номерлы Казан–Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 29, 30-нчы апрельдә, 6, 12, 13-нче майда 01.20 сәгатьтә китә, Мәскәүгә 15:57 сәгатьтә килә. Мәскәүдән 30-нчы апрельдә, 1, 7, 13, 14-нче майда 01.50 сәгатьтә китә һәм Казанга 16.14 сәгатьтә килә.
275/5676-нчы номерлы Казан–Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 5-нче майда 01.20 сәгатьтә кузгалачак, Мәскәүгә 15.57 сәгатьтә килә.
295/276-нчы номерлы Казан–Мәскәү поезды Казаннан 7-нче майда 23.00 сәгатьтә кузгалып китә, Россия башкаласына 12.35 сәгатьтә килә. 9-нчы майда Мәскәүдән 01.50 сәгатьтә кузгалып, Казанга 16.14 сәгатьтә килә.
243/244-нче номерлы Казан–Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 30-нчы апрельдә, 12-нче майда 08.02 сәгатьтә китә, Мәскәүгә 22.39 сәгатьтә килә. Мәскәүдән 1, 13-нче майда 03.10 сәгатьтә китә һәм Казанга 18.35 сәгатьтә килә.
274/273-нче номерлы Мәскәү–Казан поезды башкаладан 26, 27, 28-нче апрель , 1, 4, 9,12-нче май көннәрендә 01.20 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 14.50 сәгатьтә килә. Казаннан 26, 27, 28-нче апрель, 4, 5, 11, 12-нче майда 16.00 сәгатьтә китә һәм Мәскәүгә 04.42 сәгатьтә килә.
274/205-нче номерлы Мәскәү–Казан поезды башкаладан 30-нчы апрельдә 01.20 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 14.50 сәгатьтә килә. Казаннан 30-нчы апрельдә 22.30 сәгатьтә китә һәм Мәскәүгә 12.15 сәгатьтә килә.
Моннан тыш, Казаннан Санкт-Петербург һәм Екатеринбургка өстәмә поездлар билгеләнә.
253/254-нче номерлы Санкт-Петербург-Казан поезды Санкт - Петербургтан 26-нчы апрельдә 12.25 сәгатьтә, 30-нчы апрельдә, 1, 3, 8-нче майда 15.26 сәгатьтә кузгалачак. Казанга 27-нче апрель, 1, 2, 4, 9-нчы май көннәрендә 19.02 сәгатьтә килә. Казаннан 27-нче апрельдә, 1, 2, 4, 10-нчы майда 23.00 сәгатьтә кузгалачак, Санкт-Петербургка 29-нчы апрельдә, 3 һәм 12-нче майда 04.15 сәгатьтә, 4-нче майда 04.20 сәгатьтә, 6-нчы майда 04.00 сәгатьтә киләчәк.
291/292-нче номерлы Екатеринбург–Казан поезды Екатеринбургтан 30-нчы апрельдә, 3 һәм 8-нче майда 16.43 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 1, 4 һәм 9-нчы майда 06.10 сәгатьтә килә.
Казаннан 1, 4, 11-нче майда 23.55 сәгатьтә китеп, Екатеринбург шәһәренә 2, 5, 12-нче майда 15.36 сәгатьтә киләчәк.
Ерак араларга йөрүче поездлар җәдвәле турында өстәмә мәгълүматны «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгендә 8-800-775-00-00-00 телефоны буенча белергә, Россиянең барлык төбәкләреннән шалтырату бушлай, шулай ук «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең рәсми сайтында белергә була, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Горький тимер юллары матбугат хезмәте.