Мундиальнең төркем этабы кысаларында бушлай поездларда 213,5 меңнән артык җанатар килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). 6 июльдә Казанда үтәчәк Бразилия – Бельгия арасындагы соңгы уенга Мәскәү һәм Самарадан тамашачылар белән сигез түләүсез поезд киләчәк. Мундиальнең төркем этабы кысаларында бушлай поездларда 213,5 меңнән артык җанатар килгән.
Җанатарларны бушлай йөртү өчен 80 комфортлы поезд кулланыла. Бу – заманча вагоннар, аларда кондиционерлар, розеткалар, Wi-Fi, яңа бәдрәфләр бар. Һәр поездда хәрәкәтләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вагоннар бар.
Бушлай поездларда җанатарларга хезмәт күрсәтү өчен 2,3 меңнән артык проводник, поезд җитәкчеләре һәм 3 меңнән артык вокзаллар хезмәткәрләре әзерлек курслары үткән. Моннан кала, 11 шәһәрдә 30 мәгълүмат нокталарында инглиз телендә сөйләшә белүче квалифицияле хезмәткәрләр тора, алар җанатрларның барлык соралураны җавап бирергә әзер, дип хәбәр иттеләр Горький тимер юллары – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы матбугат хезмәтендә.