Катнашучылар өй янында нинди үсемлекләр утырту яхшырак һәм моны ничек эшләргә икәнлеген беләчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Очрашуны бакча-парк һәм ландшафт төзелеше инженеры Анна Хәсәнова һәм бакча үзәген оештыручы Эльвира Фәйзова үткәрәчәк. Алар лекция укыячаклар, аннары теләүчеләр экспертлар белән ишегалдында декоратив-яфраклы куаклар утырта алачак.
Мастер-класс 11:00 сәгатьтә башлана, алдан теркәлергә кирәк булачак, дип хәбәр итә «Безнең ишегалды» республика программасының матбугат хезмәте.
Моңа кадәр «Безнең ишегалды» Президент программасы командасы ишегалдын ничек яшелләндерү турында «Шәһәр кешесе буклеты» чыгарган иде. Басмада төзекләндерү өлкәсендәге белгечләрдән, идарәче оешма вәкилләреннән һәм ландшафт дизайнерларыннан тикшерелгән мәгълүмат һәм гамәли киңәшләр тупланган. Пособиене сылтама буенча йөкләп була.