Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2022, 16:27

Горки-Әмәт урманындагы мастер-класста казанлыларга балаларның үзләрен ни өчен начар тотулары турында сөйләячәкләр

Ачык дәресне балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре буенча белгечләр үткәрәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче август). Казанның Горки-Әмәт урманында ата-аналар өчен мастер-класслар башлана. Дәресләрдә бушлай катнашып булачак, теркәлү таләп ителми.

Мастер-класслар сериясен балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре буенча белгечләр, гаилә пары Дмитрий һәм Светлана Заборных үткәрәчәк.

Беренче мастер-класс 6 нчы августта узачак, очрашуда казанлыларга балаларның үзләрен ни өчен начар тотулары турында сөйләячәкләр. 13 нче августта шәһәр халкы – балалар көнчелеге, ә 19 нчы августта көндәшлек һәм балалар арасындагы сугышу сәбәпләре турында белә алачак. Уку елы башланыр алдыннан, 27 нче августта, белгечләр баланы мәктәпкә яки балалар бакчасына психологик яктан ничек әзерләргә дигән киңәшләре белән уртаклашачак. 3 нче сентябрьгә «Ата-аналар үз балаларына карата куллана торган 5 тупас хата» темасына мастер-класс планлаштырылган, ә бер атнадан соң, 10 нчы сентябрьдә, ата-аналар бала белән элемтәне ничек җайга салырга кирәклеген беләчәкләр.

Дәресләр «Йорт» экоүзәге һәм балалар мәйданчыгы арасындагы парк эскәмияләрендә 18:00 дән 20:00 гә кадәр барачак, дип хәбәр итәләр оештыручылар.

Барлык яңалыклар