В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәрес «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы җәйге сезонда йомгаклау чарасы булды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь). «Фестиваль» бульварында керәшен биюе буенча мастер-класс узды. Дәрес «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы җәйге сезонда йомгаклау чарасы булды.
Мастер-классны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барды, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Чара артистларның перформансыннан башланып китте. Алар Питрәч районы керәшеннәренең фольклор биюен һәм «Кулга тотып» биюен күрсәтте. Перформанс мастер-класска күчте. Биредә теләге булган һәркем керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәнә алды. «Әлеге биюләрне без экспедицияләрдә йөреп, Питрәч районы әби-бабайларыннан сорашып өйрәндек һәм сәхнәгә яраклаштырып тамашачыларга күрсәтәбез. Керәшен биюләренең үзенчәлеге – тыпырдап, аска иелебрәк биюдә», – диде Алсу Гәрәева.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, башланып китте. Быел проект дәвамында «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе, керәшен биюе буенча барлыгы 11 мастер-класс узды.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр үткәрелде.