В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Kazan Digital Week халыкара форумын уздыру белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
Казан – Аэропорт юнәлешендә хәрәкәт итүче 6614 нче номерлы электричка 10:50 сәгатьтә китәчәк, 11:10 сәгатьтә килеп җитәр дип көтелә. Аэропорт – Казан юнәлешедәге 6613 нче состав 15:22 дә кузгалачак. 15:42 сәгатьтә килеп җитәр дип планлаштырыла. Арадаш тукталышлар каралмаган, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Шулай ук әлеге чорда 6701/6702, 6703/6704, 6705/6706, 6707/6708, 6709/6710, 6711/6712 номерлы шәһәр яны поездлары составын алты вагонга кадәр арттырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Kazan Digital Week 65 илдән 18 меңнән артык кешене җыйган иде. Алар программага онлайн- һәм офлайн-форматларда кушылды. Тормышның барлык өлкәләрендә цифрлаштыруга багышланган 120 чара оештырылды.
Бу юлы катнашучылар интеллектуаль транспорт системалары, яңа заман киберкуркынычсызлыгы, дәүләт идарәсендә, мәгарифтә, мәдәнияттә, медицинада, авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр һәм башка темалар буенча фикер алышачак.