Җәдвәлдәге үзгәрешләр 5 нче октябрьдән 8 нче октябрьгә кадәр һәм 12 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Казан – Аэропорт – Казан маршрутында 7 көн өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк. Бу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә сәнәгать төзелеше өлкәсендә һөнәри осталык чемпионатын һәм «Юл 2022» форумын үткәрүгә бәйле.
5 нче октябрьдән 8 нче октябрьгә кадәр һәм 12 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр түбәндәге өстәмә электричкалар йөриячәк:
6726 нчы номерлы Казан – Аэропорт поезды 6:12 сәгатьтә китә, 6:32 сәгатьтә килеп җитә;
6727 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды 7:10 сәгатьтә китә, 7:30 сәгатьтә килеп җитә;
6728 нче номерлы Казан – Аэропорт поезды 9:00 сәгатьтә китә, 9:20 сәгатьтә килеп җитә;
6729 нчы номерлы Аэропорт – Казан поезды 9:35 сәгатьтә китә, 10:01 сәгатьтә килеп җитә;
6730 нчы номерлы Казан – Аэропорт поезды 10:50 сәгатьтә китә, 11:10 сәгатьтә килеп җитә;
6731 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды 13:28 сәгатьтә китә, 13:48 сәгатьтә килеп җитә;
6732 нче номерлы Казан – Аэропорт поезды 14:30 сәгатьтә китә, 14:50 сәгатьтә килеп җитә;
5, 7, 13 нче октябрьдә 6733 нче Аэропорт – Казан поезды йөриячәк (15:25 сәгатьтә кузгала, 15:46 сәгатьтә килеп җитә).
6, 8, 12, 14 нче октябрьдә түбәндәге өстәмә поездлар билгеләнгән:
6733 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды 15:35 тә китә, 15:56 килеп җитә;
6734 нче номерлы Казан – Аэропорт поезды 17:45 тә китә, 18:05 тә килеп җитә;
6735 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды 18:20 дә китә, 18:47 дә килеп җитә.
Маршрутта арадаш тукталышлар каралмаган, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Моннан тыш, 5 нче октябрьдән 8 нче октябрьгә кадәр һәм 12 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр ике шәһәр яны электричкасының җәдвәле үзгәрәчәк:
6702 нче номерлы Казан – Аэропорт поезды 7:45 тә кузгала һәм 8:13 тә килеп җитә;
6421 нче номерлы Сосновка – Казан гамәлдәге җәдвәл нигезендә «Вахитово» станциясенә кадәр барачак, «Вахитово»да 07:18 дән 07:32 гә кадәр тукталыш ясаячак, Казанга килү 7:38 гә планлаштырыла.
Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән +7(937)625-04-33 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә) телефоны буенча, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук касса һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында танышырга мөмкин.