Үзгәрешләр пассажирларга уңайлы булсын өчен кертелә
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Мәсәлән, 10 нчы декабрьдән 6714 нче электричка хәрәкәте яңартыла. Казан станциясеннән ул 21:40 сәгатьтә китәчәк, аэропортка 22:09 сәгатьтә киләчәк. Моннан тыш, 6715 нче поезд йөри башлаячак, Аэропорт станциясеннән 22:35 сәгатьтә кузгалачак, ТР башкаласына 23:04 сәгатьтә килер дип көтелә.
14 нче декабрьдән 6719 нчы состав Аэропорт – Казан юнәлеше буенча билгеләнә. Поезд 6:29 да китәчәк, 7:02 дә киләчәк.
Шулай ук 14 нче декабрьдән 6403 нче номерлы поезд Арча – Казан юнәлеше буенча Әмәт станциясеннән үзгәртелгән җәдвәл буенча барачак. ТР башкаласына 7:10 сәгатьтә килеп җитәчәк (3 минутка соңрак).
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны сайтта, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук тәүлек әйләнәсе +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин.
Үзгәрешләр пассажирларга уңайлы булсын өчен кертелә, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе матбугат хезмәтендә.