Дизайнерлар вагонны гирляндалар, яна торган йолдызлар һәм шарлар белән бизәгәннәр.
Фото: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Казанда 5-нче номерлы маршрутта Яңа ел трамвае йөри башлады. Вагонда бәйрәм атмосферасы тудыру өчен дизайнерлар дистәләгән метр чыршы һәм электр гирляндалары, яна торган йолдызлар, шарлар һәм башка яңа ел бизәгечләре, шулай ук котлаулар язылган постерларны кулланды.
Гадәти булмаган транспорт беренче тапкыр рейска Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан чыкты. Урман әкияте стилистикасындагы Яңа ел трамвае дизайны, башка бизәлеш элементлары кебек үк, махсус профессиональ декораторлык студиясе тарафыннан эшләнгән, ә күп кенә бизәгечләр кулдан ясалган. Декорацияләрне урнаштыру өчен ун сәгатьтән артык вакыт киткән. Трамвай салонын шәһәр халкына һәм кунакларына багышлап теләкләр язылган зур постер бизәде: «2022 ел Сезгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен!».
Бишенче боҗралы маршрут очраклы сайланмаган – ул Россиядә иң озын, аның озынлыгы 34 км, ә юлдагы вакыт 1 сәгать 30 минут тәшкил итә. Трамвай тимер юл вокзалыннан «Кояшлы шәһәр» торак массивы» тукталышына кадәр йөри һәм шәһәрнең биш Яңа Савин, Совет, Идел буе, Вахитов һәм Мәскәү районнары аша уза. Составның максималь сыйдырышлылыгы – 170 кеше, 5-нче номерлы маршрут буенча бер көн эчендә уртача 16 мең кеше уза.
Трамвайны бизәү инициативасы һәм халыкка яңа ел кәефен бүләк итү «БИЗНЕС Online» басмасына карый. Бу идеяне «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре хуплады.
Вагонның яңа ел дизайны 14-нче гыйнварга кадәр сакланачак, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.