В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләү көзге-кышкы чорда юлда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанның Мамадыш трактында, һава торышы начараю белән бәйле рәвештә, тизлек режимын үзгәрткәннәр: участокта максималь тизлек сәгатенә 60 чакрым дип билгеләнгән. Сәгатенә 80 чакрым дигән вакытлы юл билгеләрен сүтеп алганнар.
Шәһәр транспорт идарәсендә билгеләп үтүләренчә, һава торышы начараю белән юлларда бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал, күрү мөмкинлеге кими. Шуңа бәйле рәвештә юл-транспорт һәлакәте барлыкка килү куркынычы арта. Тизлекне киметү юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча еллык планлы чара булып санала.
Машина йөртүчеләргә игътибарлы булырга, дистанцияне сакларга, һәм юлдагы хәлне исәпкә алып, куркынычсыз тизлекне сайларга киңәш ителә.
Алдарак Казанда рөхсәтсез парковканы фото ярдәмендә теркәү буенча мобиль комплекс эшли башлавы турында хәбәр ителгән иде.