В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Литерафон»да шагыйрь, нәсер остасы һәм мөхәррир Эдуард Учаров катнашуы көтелә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). 25 нче февральдә Казанда «Литерафон» әдәби кичәсе узачак. КНИТУ мәйданчыгында шигърият сөючеләр җыела.
Теләге булган һәркем халык алдында яраткан әсәреннән өзек укый алачак. Беренче «Литерафон»ның темасы – Татарстанда заманча шигърият. Кичәнең кунаклары Казан авторларының иҗаты белән танышачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кичәдә чакырылган кунак – шагыйрь, нәсер остасы һәм мөхәррир, Россия журналларында мәкаләләр авторы Эдуард Учаров чыгыш ясаячак. Ул – Казандагы әдәби универсиада шагыйрьләр турнирында җиңүче, Салих Гуртуев исемендәге бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты һәм Максим Горький исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты.
Керү ирекле, сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк.
Чара 18:00 сәгатьтә КНИТУда түбәндәге адрес буенча башлана: Себер тракты, 12, Д корпусы.