Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2023, 15:42

Лядской бакчасындагы җәйге своп-маркетта казанлылар гардероб әйберләре белән алмаша алачак

Программада – блогерлар белән очрашулар, диджейлар чыгышлары һәм апсайкл-кием коллекциясе презентациясе

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы август). Лядской бакчасында 12 нче августта зур җәйге своп-маркет узачак. Казанлылар өске кием, аяк киеме, бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар белән алмаша алачак.

Әйберләрне яхшы хәлдә китерергә кирәк. Алар чиста, үтүкләнгән, ямаусыз һәм кимчелексез булырга тиеш. Своп әгъзалары бушлай күп дигәндә биш әйбер ала алачак. Критерийлар буенча туры килмәгән яки кирәксез калган киемнәрне һәм аксессуарларны SVALKA проектын оештыручылар алачак.

Своп-маркетта төрле блогерлар катнашачак, шул исәптән Русина Семененко, Люция Алеева, Алинә Гыймалтдинова һәм башкалар. Кайбер әйберләр сатылачак, иң сирәк әйберләрнең максималь бәясе биш мең сумга җитәчәк.

Мәйдан шулай ук җирле бренд хуҗаларын, кибетләрне һәм кием дизайнерларын берләштерәчәк. Алар үткән коллекцияләрдән әйберләр һәм сынау үрнәкләрен арзан бәягә сатачаклар, дип хәбәр итә оештыручылар.

Өстәмә рәвештә свопта әйләнештән чыккан «Казаноргсинтез» махсус киемнәренең корамасыннан апсайкл-коллекция тәкъдим ителәчәк. Аның һәр предметы дизайнерлар Илназ Усманов һәм Чулпан Сафина тарафыннан тулысынча кулдан башкарылган.

Кунаклар фудкортта ашый алачак, ә шопингтан соң махсус зонада ял итеп булачак, анда пуфиклар, бадминтон уйнау өчен инвентарь һәм фотобудка урнаштырылачак. Шулай ук Bubblegum B, Sergeev һәм Karolina Vibe диджейларының чыгышлары көтелә.

Җәйге своп-маркет 12:00 сәгатьтә ачылачак һәм 16:00 сәгатьтә тәмамланачак. Керү ирекле.

Чараны Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән шәһәр Мэриясе, Enter интернет-журналы һәм «Казаньоргсинтез» (СИБУР төркеменә керә) «Шәһәрлеләр шәһәре» программасы һәм «Зур шәһәрдә чиста» проекты кысаларында бергәләп оештыралар.

Барлык яңалыклар