Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.04.2021, 15:59

Дәүләт Эрмитажы лекцияләрендә казанлыларга Кытай сәнгатендә һәм диннәрендә низаглар турында сөйләячәкләр

Лекторлар буларак «Эрмитаж 20/21» проекты җитәкчесе Дмитрий Озерков һәм Кытай коллекцияләрен саклаучы Мария Меньшикова чыгыш ясаячак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). 6-нчы апрельдән 8-нче апрельгә кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы хезмәткәрләреннән лекцияләр узачак. Фикер алышу темасы Кытайның заманча сәнгате, табынулары һәм диннәре булачак.

2007 елда Дәүләт Эрмитажында күргәзмә күрсәтү һәм заманча сәнгать коллекциясен җыю өчен «Эрмитаж 20/21» проекты эшли башлады. Анда биш төп юнәлеш: танылган дөнья рәссамнарының зур күргәзмә-блокбастерлары; яшь авторларның төркемле күргәзмәләре; архитектура күргәзмәләре; фотография күргәзмәләре; Кышкы сарайның Зур ишегалдында заманча скульптура. 2009 елда музейда заманча сәнгать бүлеге оештырыла.

«Эрмитаж һәм заманча сәнгать» блогы лекцияләре 6-нчы апрельдә 10.00 сәгатьтә һәм 16.00 сәгатьтә («Ансельм Кифер һәм Адриан Гени»), 7-нче апрельдә 10.00 сәгатьтә һәм 16.00 сәгатьтә («Бөтен дөньядан яшь рәссамнар»), 8-нче апрельдә 10.00 сәгатьтә һәм 16.00 сәгатьтә («Кураторлык, җәнҗал һәм музей эчендәге коммуникацияләр») узачак. Лектор булып Дмитрий Озерков, Россия сәнгать белгече, куратор, Дәүләт Эрмитажының заманча сәнгать бүлеге мөдире, «Эрмитаж 20/21» проекты җитәкчесе, Дәүләт Эрмитажының XV-XVIII йөзләрдәге француз гравюраларын саклаучы чышыш ясаячак.

Дин һәм визуаль кабул итү системасы һәм сәнгать образлары теле ничек барлыкка килүе турында, Кытайның сәнгать әсәрләре турында «Кытай табынулары һәм дине. Сәнгатьтә чагылышы» блогының өч лекциясендә сөйләнәчәк: 6-нчы апрельдә 12.00 сәгатьтә һәм 18.30 сәгатьтә («Борынгы бабалар культурасы һәм конфуцианлык: дәүләткә хезмәт итү»), 7-нче апрельдә 12.00 сәгатьтә һәм 18.30 сәгатьтә («Даосизм: бәхет һәм озын гомер»), 8-нче апрельдә 12.00 сәгатьтә һәм 18.30 сәгатьтә («Буддизм: монастырь сәнгате»). Лектор буларак Дәүләт Эрмитажы Көнчыгыш бүлегенең декоратив-гамәли һәм зәркән сәнгате Кытай коллекцияләрен саклаучы, өлкән фәнни хезмәткәр, Мария Меньшикова чыгыш ясаячак.

Лекцияләрне «Эрмитаж-Казан» үзәгенең лекция залында (билетны алдан сатып алу белән язылу буенча) яки Казан Кремле сайтында билет сатып алып, онлайн-трансляция буенча тыңларга мөмкин, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар