В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыңлаучылар алдында КФУның статистика һәм мәдәният белеме кафедрасы доценты Светлана Каркина чыгыш ясаячак
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). Иртәгә Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында «Татар музыкасында Көнчыгыш һәм Көнбатыш синтезы: импровизация буенча мастер-класс» дигән лекция укыячаклар. Тыңлаучылар алдында КФУның татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы доценты Светлана Каркина чыгыш ясаячак.
Очрашуда казанлылар һәм шәһәр кунаклары традицион рәвештә татар музыкасының көнбатыш музыкологиясе терминында өйрәнелүен, ә аның элементлары, мәсәлән, сыгылмалы мелодик линия Көнчыгыш сәнгатен чагылдыруын беләчәкләр.
«Фәнни мохит» проекты кысаларында узачак лекция 19:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – буа янындагы амфитеатр. Һава торышы начар булган очракта лекцияне Гавами урыннар бинасына күчерәчәкләр. Керү ирекле, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.