Тыңлаучылар аларга ни өчен ипи ашатырга ярамавы турында беләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). 1 нче апрельдә, Халыкара кошлар көнендә, Казанның Урицкий исемендәге паркта «Шәһәр кошларын кайгырту: гади кагыйдәләр» дигән лекция уза. Казанлылар канатлыларның ничек яшәве, аларга нәрсә ашатырга һәм ни өчен икмәк бирергә ярамавы турында беләчәк.
Лекцияне бердвотчер һәм Россия Кошларны саклау берлеге әгъзасы София Хохлачева үткәрә. Ул канатлы дусларны ашату кагыйдәләре, кайбер су кошлары төренә караганнарның шәһәрдә кышлау сәбәпләре, шулай ук күптән түгел ояларыннан очып киткән кошлар турында сөйләячәк.
Лекция 17:00 сәгатьтә башлана. Тыңлаучыларны парктагы пирс янында җыю планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.