В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мәдәни чәршәмбе» проектының чираттагы чарасын сәнгать белгечләре үткәрәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). «Мәдәни чәршәмбе» Казан проектының чираттагы чарасы «Күпер» лекторие форматында узачак. Кичәнең программасында – сәнгать белгечләре белән әңгәмәләр, рәсем сәнгате һәм флюид-арт буенча мастер-класслар.
Очрашуда казанлылар картиналарны ничек карарга һәм дөньяның теләсә кайсы музеенда ничек югалып калмаска кирәклеген беләчәк. Бу темага лекцияне сәнгать белгече, КФУ укытучысы һәм фәннәр кандидаты Виктор Сидоров укыячак. Моннан тыш, сәнгать белгече, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты, заманча сәнгать өлкәсендә «Инновация» дәүләт премиясе лауреаты Динә Әхмәтова тыңлаучыларга Казанда яшәүче рәссамнар Александр Родченко һәм Варвара Степанованың тормышы турында сөйләячәк.
Лекцияләрне теләгән һәркем тыңлый ала, ә мастер-классларда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Чара 17 нче августта 18:00 сәгатьтә парк амфитеатрында узачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.