В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
24-нче март – Депрессиягә каршы халыкара көрәш көне.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). 24-нче мартта Казанда Халыкара депрессиягә каршы көрәш көненә багышланган ачык лекция узачак. Очрашуның темасы рухи саулык булачак.
Лекциядә «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм психолог Гөлназ Галиева чыгыш ясаячак. Алар дини һәм психологик күзлектән депрессия турында сөйләячәкләр һәм психик сәламәтлекне саклау буенча тәкъдимнәр бирәчәкләр.
Очрашу 18.30 сәгатьтән 20.30 сәгатькә кадәр Галиев мәчетендә узачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Анда теләгән һәркем килә ала, керү ирекле.