В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыңлаучыларның сорауларына табиб, Казан дәүләт медицина академиясе доценты Дмитрий Морозов җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Балалар неврология авырулары симптоматикасы Казанда «Изге эшләр көне» хәйрия фонды оештырган лекцияләрдә каралачак. Очрашуны табиб, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина академиясенең балалар неврологиясе кафедрасы доценты Дмитрий Морозов үткәрәчәк.
Фото- һәм видеоматериаллар ярдәмендә ул неврологик авырулар симптомнары турында сөйләячәк, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Лекция 28-нче февраль көнне 12.00 сәгатьтә Себер тракты, 13 адресы буенча урнашкан клиникада узачак. Катнашу бушлай, +7(843)236-65-61 телефоны буенча алдан теркәлү мәҗбүри. Урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр итәләр «Хәерле эшләр көне» хәйрия фондында.