Очрашуны социомәдәни программалаштыру буенча белгеч Кира Камалова уздырачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). 10-нчы октябрьдә Горки-Әмәт урманында «ЙОРТ» эко-үзәгендә экологик продуктларга багышланган «Мы – то, что мы едим?» дигән лекция узачак.
Очрашуны журналист һәм волонтер, ТР экотуризмны үстерү буенча команданың социомәдәни программалаштыру буенча белгече Кира Камалова үткәрәчәк. Чара «Казан - калдыкларсыз шәһәр» проекты кысаларында оештырылды.
Лекция 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Горки-Әмәт урманының Instagram-аккаунтында. Катнашу бушлай, сылтама буенча алдан теркәлү узу кирәк.