Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2018, 11:11

4 яшьтән 17 яшькә кадәрге меңләгән бала республика санаторийларына дәваланырга җибәреләчәк

Тагын 330 бала дүрт бала стационары нигезендә санатор сменаларда сәламәтләндереләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Ксения Швецова). Быел Казанда республиканың сәламәтләндерү лагерьларында һәм санаторийларында 35 мең бала ял итәчәк. Нигездә, санатор дәвалану төркемнәренә сулыш, аш-кайнату органнарында, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасында авырулар булган балалар җибәрелә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев хәбәр итте.

29 меңнән артык бала мәктәп каршындагы, шәһәр яны һәм ял һәм хезмәт лагерьларына җибәрелә, 330 бала дүрт бала стационары нигезендә санатор сменаларда сәламәтләндереләчәк, тагын 5 мең бала ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы юлламалары белән санаторйларда дәваланачак. Быел әлеге юлламалар белән 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге меңләгән баланы республика санаторийларына җибәрергә планлаштырыла.

Беренче чиратта, юлламалар ятим һәм опекага алынган балаларга, күп балалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдә үскән, авыр тормыш хәлендә һәм социаль-куркыныч хәлдә калган балаларга, хроник авырулы балаларга бирелә. Бүген республиканың өч санаторие – “Васильевский”, “Крутушка” һәм “Жемчужина” – беренче балалар кабул итте. Казаннан санаторийларга балалар юлламасы буенча 55 бала һәм “Ана һәм бала” юлламасы буенча 21 бала җибәрелгән.

Җәйге сәламәтләндерү лагерьларына 60 табиб һәм 127 шәфкать туташы җибәрергә планлаштырыла, шулардан 10 табиб һәм 18 шәфкать туташы – шәһәр яны лагерьларына. “Медицина хезмәткәрләре өчен аерым бүлмәләр каралачак. Шулай ук медицина хезмәткәрләре балаларының лагерьларда бушлай тору мәсьәләсе хәл ителде”, - диде И.Хәлфиев. Ул өстәгәнчә, быел балаларга сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен һәм индивидуаль гигиена тәрбиясен өйрәтәчәкләр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 21.05.2018
Видеорепортаж
21.05.2018 09:52
Сәламәтләндерү учреждениеләрендә 35 мең бала ял итәчәк
Барлык яңалыклар