Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2021, 14:35

Аккош күлләрендә Казан экологлары 300 гә якын төп су сусынын күчереп утыртачак

Акциядә кем тели – шул катнаша ала.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). 12-нче сентябрьдә Аккош күлләрендә экологик акция узачак – активистлар кибеп бара торган болыннан су читенә су сусынын күчереп утыртачаклар. Бу популяцияне саклау һәм үсемлекнең алга таба үрчүе өчен кирәк.

Су сусынының меңгә якын төбе үсә торган Аккош күлләре участогында соңгы елларда экологлар грунт суларының кимүен терки – мондый шартларда үсемлек үлемгә дучар була. Сусын популяциясен коткару биотөрлелекне саклап калырга һәм Аккош күлләренең биотопларын торгызырга мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар белгечләр. Эшләр үткәрү кирәклеге турында табигатьне саклау бөтенроссия җәмгыятенең сирәк очрый торган төрләре реинтродукциясе секциясе җитәкчесе Сергей Мухачев сөйләде.

Якшәмбе көнне Коры Аккош күле яныннан казып алып, Якты Аккош күле яры буена 300 төп су сусынын күчереп утырту планлаштырыла. Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты инициативасы буенча 30 төп шәһәрнең Яңа Савин районындагы Акчарлак күленә утыртылачак. Алга таба акцияне 2022 елның язында уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итте KZN.RU порталына экоактивист Тимур Ескараев.

Үсемлекләрне күчереп утырту акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала, язылу түбәндәге телефон буенча уздырыла: +7(904)761-42-25.

Барлык яңалыклар