В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия акциясендә казанлылар дүрт аяклылар белән таныша һәм үзләренә ошаган этне өйләренә алып китә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). 17 нче сентябрьдә Казанның Горки-Әмәт урманында чираттагы «Лапа дружбы» хәйрия акциясе узачак. Шәһәрлеләр «Зооцентр» приютындагы этләр белән таныша һәм ошаган дүрт аяклыны өйләренә алып китә алачак.
Чара 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак. 11:00 сәгатьтә кинолог Регина Мөхәммәтханова йорт хайваны белән уңайлы йөрү турында лекция укыячак. Ә приюттан соң этнең адаптациясе ничек узуы турында кинолог һәм этләрнең үз-үзен тотышы буенча белгеч Мария Титова сөйләячәк, лекция 12:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Чарада йорт хайваннары өчен азык, амуниция, дарулар һәм уенчыклар җыю оештырылачак. Ярминкәдә казанлылар натураль туклану һәм хайваннар өчен ризыклар сатып ала алачак.
Бу ел башыннан Казанда 236 дүрт аяклы дус йортлы булган. 17 эт шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган «Лапа дружбы» хәйрия чараларында яңа хуҗалар тапкан. Моңа кадәрге акция 4 нче сентябрьдә Фучик урамындагы бульварда узды. Ул чакта шәһәрлеләр өч этне сыендырды, шулай ук 80 килограмм азык һәм 8 мең сум акча җыйды.