Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2023, 11:47

«КышДаКар-фест»та эшмәкәрләр 6 млн сумга якын продукция саткан

Фестиваль «Казан» гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында һәм Бауман урамында узды.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар, Алсу Сафина). Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен иң популяр күңел ачуларның берсе «КышДаКар-фест» ярминкәсенә бару булды. Фестивальдә катнашкан эшмәкәрләр 6 млн сумга якын продукция саткан. Бу хакта Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Быел фестиваль берьюлы ике мәйданчыкта узды: «Казан» гаилә үзәгендә урнашкан шәһәрнең төп чыршысы янында һәм Бауман урамында. Һәр көнне фестивальгә килүчеләр төрле мастер-классларда һәм призлар уйнатуда катнаша алды. «Фестиваль кече һәм урта бизнес өчен уздырылды һәм күп кенә катнашучылар өчен үз продукцияләрен сату өчен яхшы мөмкинлек булды», - дип ассызыклады Д.Санникова.

4 нче гыйнварда Татарстан башкаласына «Повара на колесах» төбәкара проектының махсус фуд-тракы килде. «Мәскәүнең иң яхшы шеф-пешекчеләре Россия төбәкләре буйлап сәяхәт итә, җирле продуктлардан аш әзерлиләр һәм халык өчен дегустация үткәрәләр», – дип сөйләде проект турында Туризмны үстерү комитеты директоры. Аннары болар барысы да Беренче каналдагы пешекчеләрнең «Повара на колесах» тапшырулар циклында чыга.

«КышДаКар-фест» мәйданчыгы каршында «Казан» гаилә үзәге янында Мәскәү рестораннарының шеф-пешекчеләре Сергей Лазарев һәм Андрей Палесика бушлай гастрономия дегустациясе үткәрделәр. Аннан соң кунакларга Казан пешекчесе Эмиль Фәйзуллин да кушылды, ул үз интерпретациясендә әзерләнгән кыстыбыйга дегустация уздырды.

Фоторепортаж
Аппарат киңәшмәсе, 10.01.2023
Видеорепортаж
10.01.2023 12:36
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 160 меңгә якын турист килгән
Барлык яңалыклар