Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр кичә Бауман урамында узган «Чәй өстәле»ндә тапшырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче гыйнвар). Казанда «КышДаКар-фест» фестивалендә «Яңа ел бүләге» һәм «Игелекле Казан» чыршысы» хәйрия акцияләренә йомгак ясалды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр кичә Бауман урамында узган «Чәй өстәле»ндә тапшырылды.
26-нчы декабрьдән 6-нчы гыйнварга кадәр ярминкәгә килүчеләр «Яңа ел бүләге» акциясендә катнаша алдылар: ! Моннан тыш, 25 бала бүләкләр алды, аларның Яңа ел теләкләрен «КышДаКар-фест»та «Игелекле Казан» чыршысындагы махсус шарларда табарга мөмкин иде», - дип хәбәр иттеләр Туризмны үстерү комитетында. Бәйрәмдә «Альпари» хәйрия фонды карамагындагылар һәм үзенчәлекле (Даун синдромы белән) балаларның ата-аналары клубында катнашучылар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «КышДаКар-фест» «Казан» гаилә үзәге янында көн саен 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, Бауман урамында 12.00-дән 20.00 сәгатькә кадәр уза. Фестиваль 7-нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.