В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9 нчы июльдә бәйрәм чаралары 2:30 сәгатьтә Коръән уку белән башланачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Бәйрәм чаралары 2:30 сәгатьтә Коръән уку белән башлана. Корбан чалу йоласын өч көн дәвамында – 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче июльдә моның өчен махсус билгеләнгән 17 урында башкарырга мөмкин булачак. Әлеге чараны оештыручылар тарафыннан барлык кирәкле санитар-эпидемиягә каршы чаралар да каралган, мәчетләр территориясендә биокалдыклар өчен махсус контейнерлар урнаштырылачак, ә барлык хайваннарның тиреләрен Тольяттидагы мех фабрикасына озатачаклар, дип сөйләде И.Шакиров.
Җәмәгать транспорты эшенең ничек оештырылуы турында шәһәрлеләргә өстәмә хәбәр ителәчәк.
Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров җаваплы структур бүлекчәләргә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенә бәйрәм чараларын үткәрүдә ярдәм итәргә һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итәргә кушты.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр мәчетләрендә һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында халыктан корбан чалу йоласын үткәрүгә гаризалар кабул ителә.
«Казан нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3);
«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66);
«Фатиха» мәчете (Кадыш бистәсе, Рихард Зорге ур., 4а).
Вахитов һәм Идел буе районнары
Мәрҗани мәчете (Каюм Насыйри ур., 17);
Апанай мәчете (Каюм Насыйри ур., 27);
«Тынычлык» мәчете (Мирный поселогы, Мелитополь ур., 15);
«Гадел» мәчете (Оренбург тракты, 193);
«Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов ур., 48а);
«Корбан-бәйрәм» корбан чалу комплексы (Бертуган Петряевлар ур., 6).
Киров һәм Мәскәү районнары
«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б);
«Мәүлид» мәчете (Залесный поселогы, Селянская ур., 23);
«Әхмәдзәки» мәчете (Залесный поселогы, Осиново тыкрыгы, 16а);
«Рәҗәп» мәчете (Энгельс ур., 20/39).
Совет районы
«Билал» мәчете (Вознесение поселогы, Иркен ур., 29);
«Куддус» мәчете (Карьер поселогы, Яснополянский тыкрыгы, 16);
«Иман нуры» мәчете (Нагорный поселогы, Дорожная ур., 32а);
«Бистә нуры Габделгалләм» мәчете (Пионер ур., 5).