Акыллы куллану фестивалендә чәчәк свопы да ачылачак
Фото: vk.com/culttorg
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче август). Кабан күле буенда 12 нче августта «КультТорг» акыллы куллану фестивале узачак. Казан халкы әйберләре белән алмаша һәм икенчел чималны эшкәртүгә тапшыра алачак.
Мәйданчыкта кырыну станоклары, каләмнәр һәм фломастерлар (эчендә металл өлешләре булмаган), пластик капкачлар, кремнардан һәм теш пасталарыннан бушаган тюбиклар (чиста, киселгән хәлдә), сатып алулардан чеклар һәм башка әйберләр җыячаклар. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Шулай ук программада чәчәкләр свопы, хәйриячелек һәм эшкәртү өчен кием җыю, мастер-класслар һәм башка чаралар каралган.
Фестиваль 12:00 сәгатьтә Мәрҗани урамы буендагы аллеяда башлана һәм 19:00 сәгатьтә тәмамлана, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Экологично» төркемендә.