В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Илсур Метшин су инфраструктурасын үстерүгә багышланган киңәшмәдә Ленин дамбасыннан ерак түгел урнашачак причаллар проектын карады
Фото «Флотилия Казан» компаниясе тарафыннан тәкъдим ителә
Проект Ленин дамбасыннан ерак түгел урында, яр буеның суга чыгып тора торган өлешләрендә өч йөзмә күпер урнаштыруны күздә тота. Алар җитештерү базасында ясалачак һәм яр буена су юлы белән китереләчәк, дип сөйләде Алексей Карчевский шәһәр мэрына су инфраструктурасын үстерүгә багышланган киңәшмәдә.

Төрле төрдәге суднолар өчен өч причал каралган. Беренчесе Идел елгасына кадәр сәяхәткә чыгачак елга трамвайлары өчен билгеләнгән. Икенче причалдан йөк ташу һәм ял өчен каралган кече суднолар файдалана алачак. Өченчесе шәхси катер хуҗаларына дип эшләнә: алар биредә вакытлыча туктала, яр буена төшеп ял итеп йөри һәм кире юлга кузгала алачак. Судноларны озак вакыт саклау мөмкинлеге каралмаган.
Мондый су логистикасы суднолар бер-берсенә комачауламасын өчен транспорт агымнарын көйләргә мөмкинлек бирәчәк, дип уйланыла.
Әлеге причалларны булдыру Казансу һәм Идел киңлекләрендә туристлык куәтен сизелерлек көчәйтәчәк, дип көтелә. Мәсәлән, киләчәктә туристлар биредән Зөя утрау-шәһәрчегенә кадәр сәяхәткә китә алачак.
Проект причаллар белән генә чикләнми. Яр буе үзе дә шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен уңайлы булачак: проект нигезендә рейс көтеп торучы пассажирларга шәһәр күренеше белән хозурлану, ял итү өчен күпкатлы агач утыргычлар куелачак.

Илсур Метшин тәкъдим ителгән проектны хуплады. Инвестор проектны быел яз башында эшләтеп җибәрергә ниятләвен җиткерде.
Яңа киңлек Казанның яр буе территорияләрен комплекслы үстерүнең бер өлеше булачак. Киләчәктә әлеге үзгәрешләр ярдәмендә Кремль яр буе Локомотив ярымутравы белән тоташачак.
Исегезгә төшерәбез, «Казан – судагы шәһәр» концепциясе Илсур Метшин йөкләмәсе буенча 2023 елда Шәһәрне үстерү институты тарафыннан эшләнгән иде. Ул яр буендагы яңа иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүне, Идел һәм Казансу елгасында кече үлчәмле шәхси флот өчен яңа шәһәр инфраструктурасын булдыруны, шулай ук җилкәнле, су-мотор спортын һәм судноларны модельләштерү тармагын үстерүне күздә тота. Институт су инфраструктурасы объектлары өчен бердәм чишелешләр эшләде. Алар әлеге өлкәдә үсәргә җыенган эшмәкәрлекнең тормышын җиңеләйтергә тиеш, дип саный белгечләр. Булачак инвесторлар бердәм стратегия кысаларында территорияне үстерә алачак.