В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул Хрущев авышлыгы диварында татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
Фото: instagram.com/bulazz1
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Кремль яр буеның яңа өлешендә Казанда леттеринг стилендә мурал пәйда булды. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
Леттеринг (хәрефләр ясау сәнгате – ред. иск.) Хрущев авышлыгы диварына төшерелгән. Бер яктан, татар телендә шагыйрь Мансур Шиһапов шигыреннән юллар төшерелгән, икенче яктан – аларның рус теленә тәрҗемәсе.
Мурал Orchestra бюросы архитекторлары эшләгән территорияне төзекләндерү концепциясе кысаларында ясалган, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Киров дамбасыннан Кремльгә кадәр Яр буеның яңа участогы шәһәр һәм Республика көнендә ачылды. Җәмәгать киңлеген Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Илсур Метшин карады.
Элегрәк Казанның Совет районының Ломжа урамы буенча 4-нче номерлы йортның ян диварында «Бәхет» дигән мурал пәйда булды.