Шәһәр халкы зарядкага кушыла, уеннарда һәм конкурсларда катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Бөтендөнья сәламәтлек көнен Казанның Кремль яр буенда 7-нче апрельдә билгеләп үтәчәкләр. Программада - актив уеннар, мастер-класслар, күргәзмә спорт чыгышлары һәм иң актив катнашучылар өчен призлар каралган.
Пирс янындагы төп сәхнәдә 13.00 сәгатьтә зумба һәм ялкынлы аэробика бию фитнес-программасы буенча мастер-класс узачак. 15.00 сәгатьтә биредә көрәш сәнгате буенча күргәзмә чыгышлар оештырылачак.
Воркаут-мәйданчыкта 14.00 сәгатьтә снарядлар кулланган күргәзмә чыгышлар планлаштырылган. Моннан тыш, кунаклар турникларда үтәчәк күнегүләрдә катнаша алачак.
Үзәк аллеяда 14.00 сәгатьтә Сәламәтлек көненең барлык катнашучыларына тәмле һәм файдалы ризыклар – яшелчәләрдән ясалган ашарга яраклы букетлар – сәламәтлек һәм дөрес туклану символын өләшәчәкләр.
Чара барышында зарядка үтәчәк, шәһәр халкы сәламәтлек өчен файдалы уеннарда, Казанның бер фитнес-клубы һәм Кремль яр буе тарафыннан әзерләгән призлар биреләчәк конкурсларда катнаша алачак.
Күңел ачу программасы 13.00 сәгатьтә старт алачак, дип хәбәр итә Кремль яр буен үстерү һәм маркетинг бүлеге.