Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2018, 17:31

Кремль яр буенда Казан укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады

Чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормышка аяк басулары белән Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котладылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май, Ксения Швецова). Бүген Казанда Кремль яр буенда 5601 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Укучыларны, аларның ата-аналарын, укытучыларын Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котладылар.

“Мин чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын, укытучыларын, мәктәпләр директорларын әлеге шатлыклы вакыйга белән котларга шатмын, - диде И.Метшин. – Ел дәвамында башкарган хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерергә рөхсәт итегез. Олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүегез, төрле чараларда катнашуыгыз өчен сезнең белән горурланабыз. Алдагызда – зур тормыш юлы. Анарда сезгә уңышлар телибез! Ак юл сезгә!”.

Ләйлә Фазлыева да укучыларны котлады. “Сез безнең өчен иң кадерле балалар. Сезнең өчен без күп көч куябыз һәм сезнең белән бик горурланабыз!, - диде Л.Фазлеева. – Тормышыгыз кызыклы, якты һәм анда ниләр буласы – сездән генә тора”.

Бәйрәмдә иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларын билгеләделәр – бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр бүләкләнде. Казанда мондый укучылар аз түгел – 32 чыгарылыш сыйныф укучысы.

12 беренче класс укучысы бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды. Алар “Игелекле эшләр көндәлеге” проекты кысаларында бүләкләргә лаек булдылар – аларга проект эмблемасы белән рюкзаклар һәм тормышларында беренче дипломнар тапшырылды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын алда имтихан сынаулар көтә. Аларга планнарын тормышка ашыруда уңышлар теләргә Казан милли тикшеренү технологик университеты ректоры Сергей Юшко килде. Ул укучыларга вакыт әрәм итеп йөрмәскә киңәш итте һәм алдагы тормыш юлларында уңышлар теләде.

Бәйрәмне укучыларның саубуллашу вальсы бизәде – биюдә 300 укучы катнашты: 150 бию пары Кремль яр буе мәйданчыгында әйләнде. Иң төп вакыйга, әлбәттә, соңгы кыңгырау булды. Аны Казан Мэры кулларыннан 122-нче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Златислава Беленова яңгыратты.

Чара чыгарылыш сыйныф укучылары өчен махсус бүләк белән тәмамланды – “Music Box-2017” премиясе иясе, Муз-ТВ һәм “Алтын граммофон” лауреаты һәм Казан укучылары арасында сораштыру нәтиҗәләре буенча лидер, җырчы Ханна чыгыш ясады.

Бәйрәмдә 150 мәктәп директоры, районнар администрацияләре башлыклары һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Фоторепортаж
Кремль яр буенда Соңгы кыңгырау бәйрәме, 24.05.2018
Видеорепортаж
24.05.2018 16:14
Казанда Соңгы кыңгырау-2018 шалтырады
Барлык яңалыклар